Менделеевск кызы «Автоледи» республика бәйгесендә «Машина бизәү» номинациясендә җиңде
Минзәләдә яшәүче Анастасия Суслова «Автоледи» республика бәйгесендә «Машина бизәү» номинациясендә җиңү яулады. Чаллы шәһәрендә узган финалда 43 автоледи чыгыш ясады.
Яр Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә Мамадыш һәм Түбән Кама районнарыннан катнашучылар, сату үзәкләренең берсенең мәйданында, юл йөрү кагыйдәләреннән белемнәрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар, дип хәбәр итә районның «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Диджейлар балалар һәм зурлар өчен интерактив уеннар һәм күңел ачу программасы әзерләде. Сорауларга дөрес җавап биргән һәр тамашачы «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасыннан истәлекле бүләк алды.
Катнашучылар арасында җитди көндәшлек барды, алар руль артында барлык сәләтләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә «Автоледи-2022» титулын Яр Чаллыдан Таисия Кириллова алды. Икенче һәм өченче урынга шул ук шәһәрдән Анна Филиппова һәм Наталья Борисенко лаек булды.
«Машина бизәү» өстәмә номинациясендә һәм «Юл йөрү куркынычсызлыгын яхшырту һәм киләчәк автомобилендә цифралаштыру» темасына призентация ясауда беренче урынны Анастасия Суслова (Менделеевск) һәм Алсу Карташева (Түбән Кама) алды. Менделеевск гүзәленең машинасы үзенчәлекле бизәлеш белән аерылып торды: Анастасия, катнашучыларның кәефен күтәреп, автомобилен төрле төстәге стикерлар һәм елмайган йөзләр белән бизгән.
«Иң яхшы видеоролик: «Юл йөрү куркынычсызлыгы хатын-кыз күзлегеннән» номинациясендә беренчелекне Роза Хуҗина (Актаныш) тотты. Икенче урын Илиза Хуҗинада (Актаныш) булды. Өченче урынны Светлана Ушакова һәм Анна Филлипова (Яр Чаллы) бүлеште. Һәр автоледи иганәчеләрдән чәчәк бәйләме «Юл хәрәкте иминлеге» оешмасыннан күңелле бүләк алды.