Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры уза
22-24 июльдә Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры уза. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мондый турнир Алабуга шәһәрчегендә оештырыла.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Бөтенроссия турнирында Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Башкортстан, Әстерхан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче 80гә якын укчы катнаша.
- Туган батыр – татар каһарманы образы, ул үз эченә кешелек кыйммәтләрен һәм халык мирасын ала һәм аны дөньяга таныта.
Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга, үзенең угы, җәясе һәм ук салу җайланмасына ия булырга тиеш. Катнашучылар Россия төбәкләреннән генә түгел, чит итлләрдән дә килеп катнаша ала. Толерантлык мондый турнирда һәркем өчен катнашу, төрле халыкларның тарихи, этник, фольклор, мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.