Татарстан галимнәре Сәмаркандта халыкара конгресста чыгыш ясаячак
![Татарстан галимнәре Сәмаркандта халыкара конгресста чыгыш ясаячак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/22/b10125752555356c967b521ab32300c5.jpg)
Бүген «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» бөтендөнья җәмгыятенең VI халыкара конгрессы секцияләрендә Татарстан галимнәре чыгыш ясаячак.
ТР Милли китапханәнең генераль директор урынбасары Лилия Саттарова һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директор урынбасары Динә Хисамова әлеге халыкара конгресста Татарстан музейлары тупланмадарында сакланган Үзбәкстанга һәм үзбәк халкына кагылышлы мәдәни мирас турында сөйләячәк.
Галимнәр Татарстан Республикасы Милли музеенда «Төркестан тупланмасы» формалашу тарихы һәм ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее тупланмаларында Үзбәкстанда бәйле эшләр турында мәгълүмат бирәчәк. Бу мәгълүмат тупланган альбом-китап та тәкъдим ителәчәк.
Бүген Сәмаркандта «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» бөтендөнья җәмгыятенең VI халыкара конгрессы башланды. Ул өч көн дәвамынңа – 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
«Бу көннәрдә дөньяның мәдәни һәм фәнни җәмәгатьчелегенең игътибары Сәмаркандка юнәлгән. Конгресста катнашырга дип танылган шәрыкъ галимнәре, шул исәптән, дөньякүләм билгеле 35 музей һәм китапханә директоры, халыкара оешма вәкилләре, академиклар, профессорлар, фән докторлары - җәмгысе 250 ләп кеше килә.
Дөньякүләм чараны 150 матбугат чарасы, шул исәптән, Татарстан вәкилләре дә яктыртачак.