Санкт-Петербургта танылган язучы-сатирик Марсель Сәлимов белән иҗади очрашу булды
Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә күренекле башкорт һәм Россия язучысы-сатирик, шагыйрь-юморист, РФ һәм БССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Интернациональ язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы Марсель Сәлимов белән очрашу узды.
Кичәдә шагыйрьнең дуслары, Петербург татарлары һәм башкортлары, иҗат әһелләре, шагыйрьләр, журналистлар һәм язучы-сатирик иҗатын яратучылар катнашты. Кичәне Татарстанның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты, ул Россия халыклары дуслыгын ныгытуда башкорт сатиригы иҗатының зур ролен билгеләп үтте. Бу хакта даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марсель Сәлимов үзенең шигырьләрен, юмористик әсәрләрен укыды, Башкортстанның мәдәни һәм әдәби тормышыннан бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр сөйләде. Юморист чыгышларында үзе очрашкан танылган нәфис сүз осталары турында да әйтте. Үз әсәрләрендә ул заманча тормышның көнүзәк проблемаларын кыю рәвештә күтәрә. Безнең чынбарлыкны тәнкыйтьли, ләкин аны юмор аша җиткерә.
- Марсель Сәлимов кырыктан артык рус, башкорт, татар, чуваш һәм болгар телләрендә китаплар язган, алар дөньяның илледән артык илендә нәшер ителгән.
Кичәнең төп вакыйгасы «Дуслар әйләнәсендә» фотогалереясен тәкъдим итү булды. Марсель Сәлимов үзенең иҗади биографиясе, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Кичә ахырында мөхтәрәм кунак китапханәгә үзенең татар телендәге китапларын бүләк итте һәм теләге булган һәр кеше язучы-сатирикның автографын алды, истәлеккә фотога төште.