Татарстанда 30 градуска кадәр җылы көтелә
Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы көтелә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төбәктә һава температурасы төнлә +11..+16 градус (Казанда - +14..+16) көтелә. Көндез һава температурасы +25..+30 градуска кадәр (республика башкаласында - +26..+28) күтәрелә.