Радий Хәбиров башкорт батальоннары хәрбиләренең иминлеге хакына корбан чалды
Доставалов исемендәге батальонда мөселманнар өчен җомга намазы үтте, аннан соң барысы да Башкортстан Башлыгы исеменнән токмачлы аш, өлеш һәм пылау белән сыйланды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Корбан бәйрәмендә Радий Хәбиров, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән киңәшкәннән соң, Аллаһы Тәгалә хакына һәм егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын, аларның гаиләләренең иминлеге өчен корбан чалды. Радий Хәбиров итне башкорт батальоннары хәрбиләренә җибәрергә кушты», - дип сөйли Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Хәмзә хәзрәт Хафизов.
Башкортстан Башлыгы «Лалә-Тюльпан» мәчетендә чыгыш ясаганда, Ватанны саклау буенча мөһим бурычны үтәүче безнең хәрбиләр, шулай ук республика батальонында үзләре теләп хезмәт итүчеләр өчен дога кылуын әйтте.