Казан вертолет заводы топ-менеджерын судка китергәннәр
Казанның Вахитов районы судына Казан вертолет заводының топ-менеджеры Илдар Мостафинны китерделәр. Аны мошенниклыкта һәм вазифаи вәкаләтләреннән үз файдасына куллануда шикләнәләр.
Аның белән бергә бу эш буенча Экология, атом һәм технология күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Игонов бара. Аларның икесен дә кичә оперативниклар Ростехнадзор һәм Казан вертолет заводы офисларында кулга алган.