Путин Үзбәкстан Президентын Александр Невский ордены белән бүләкләде
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген бирү турындагы боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Боерыкта Мирзиеевның Россия белән Үзбәкстан арасындагы дуслыкны ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен билгеләп үтелгәнлеге аңлатыла.
«Россия белән Үзбәкстан арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда зур казанышлары өчен Үзбәкстан Республикасы Президенты Мирзиеев Шәүкәт Миромоновичны Александр Невский ордены белән бүләкләргә», диелә документ текстында.