Татарстанда 43 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 43 яңа очрагы ачыкланган. 31 пациент хастаханәдә дәвалана. Шулай итеп, пандемия башланганнан алып республикада 153 492 очрак ачыкланган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Пандемия башланганнан бирле республика 150 189 пациент (узган тәүлектә – 133) ковидтан терелгән.
Коронавирустан үлүчеләр саны элеккечә – 1996. Соңгы тәүлектә ковидтан үлүчеләр теркәлмәгән.