Менделеевск районында күпкатлы йортка Менделеев портретын ясаганнар
Менделеевскида Тукай урамындагы 12нче йортта танылган химик Дмитрий Менделеев портреты барлыкка килде. Муралны рәссамнар Кирил Муллин һәм Алексей Рязанов ясаган.
Менделеевск хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар бу портретны 12 көн ясаган, 225 литр буяу тоткан.