Актаныш гармунчылары яңа проект белән авылларга йөри
![Актаныш гармунчылары яңа проект белән авылларга йөри](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/23/37728ef7d8fabd1c8a9b3cf04940f300.jpeg)
Актаныш районының дан-шөһрәтле «Баламишкин» гармунчылар ансамбле «Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга» проекты белән авылларга мәдәни десант ясый.
Әлеге матур проектны танылган сәнгатькәр һәм блогер, ансамбль, Иске Сәфәр мәдәният учагы җитәкчесе Илдус абый Һарунов оештыра. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Агымдагы елда тәүге тукталыш Меңнәр авылында үткән. Халыкка бик ошаган, районда яшәүчеләрнең яше-карты да зур теләк белән кушылган. Проект озын гомерле булсын!» – диелгән хәбәрдә.