Тагил колониясендә яңа мәчет ачылды
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы урынбасары, РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Денис хәзрәт Мостафин Түбән Тагил шәһәренең 12нче төзәтү колониясендә яңа мәчет ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага шулай ук төзәтү колониясе җитәкчелеге, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Свердловск шәһәре буенча Баш идарәсе вәкилләре, мөселман һәм православие руханилары килгән иде.
Мәчет төзелешенә һәм хөкем ителүчеләрнең вөҗдан ирегенә хокукын тәэмин итүгә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләгәннән соң, Свердловск өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Мерзлякова һәм Таҗикстан Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Зафар Шерали Сайидзода чыгыш ясады.
Алар ислам динен тотучы тоткыннар йөриячәк мәчет хөкем ителүчеләрне туры юлга бастыруга һәм тизрәк иреккә чыгуына ярдәм итсен иде дигән теләкләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.