Франциядә су куллануга карата чикләүләр кертелгән
Франция Хөкүмәте эсселек һәм корылык аркасында илнең континенталь өлешендәге 96 департаментның 88ендә су куллануга карата чикләүләр керткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы BFMTV телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, су кытлыгы Пеи-де-ла-Луар һәм Пуату-Шарант төбәкләрендә аеруча нык күзәтелә. Моның сәбәбе – берничә атна дәвам итүче аномаль эсселек, шулай ук кышкы чорда явым-төшемнең аз булуы.
Кертелгән чикләүләр нигезендә, аеруча нык зыян күргән төбәкләрдә яшәүчеләргә көндез бакчага су сибү тыела.
Басма әлеге чараны елның бу фасылы өчен «мондый масштабтагы гадәттән тыш феномен» дип атаган һәм «якын көннәрдә генә вазгыятьнең яхшырачагына өмет аз» дип билгеләп үткән.