Татарстанда ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, йөртүчеләрнең икесе дә үлгән
Кичә кичке тугызлар тирәсендә республиканың Бөгелмә районында Ефановка авылы янында юл һәлакәте булган.
Авариянең шаһитлары сөйләвенчә, юлда «Лада» һәм Hyundai автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Чит ил автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Лада» машинасына килеп бәрелгәндер дип фаразлана.
«Лада» автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз шунда ук үлгән. Чит ил машинасының йөртүчесе дә һәлак булган», - дип ачыклык кертте шаһитлар.