Татарстанда коронавирусның тагын 44 очрагы расланган
Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 44 очрагы расланган, моңа кадәр ике көн рәттән 43әр авыру теркәлгән иде.
Ике пациент хастаханәгә озатылган. Моннан алдагы көнне 31 кешене хастаханәгә китергәннәр иде.
2022 елның 24 июленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 536 очрагы рәсми рәвештә расланган, 150 227 кеше (шуларның 38е – узган тәүлектә) терелгән.
Шул ук вакытта, узган тәүлектә төбәктә коронавирустан бер үлем очрагы да теркәлмәгән. Шул рәвешле, Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны элеккечә кала – 1996.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның маенда Россиядә 7049 кеше коронавирустан вафат булган, 5264 очракта ул үлемгә китергән төп яки фаразланган төп сәбәп булган.
Татарстанда Covid-чикләүләр 8 июльдән туктатылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты. 22 июльгә төбәктә коронавируска күмәк иммунитет 6,9 процентка төшкән. 23 июльгә Россиядә инфекция таралу коэффициенты 1,42гә – 1 февральдән соң иң югары күрсәткечкә җиткән.