Актаныш районы башлыгы хезмәт алдынгыларын бүләкләде
Актанышта «Кыр көне-2022» узды. Район үзешчәннәре күркәм, дәртле җыр-моңнары, биюләре белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләде.
Иң элек сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповка тапшырдылар. Ул катнашучыларны, тамаша кылучыларны сәламләде. Үз чыгышында - районда игенчелеккә бик зур игътибар бирелүе, яңа сортлар, заманча технологияләр кулланышы хакында әйтте. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Район башлыгы Ленар Зарипов алдынгыларны лаеклы бүләкләде. Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ташкын» бригадиры Рил Шамсов «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре», «Әнәк» агрофирмасының ашханә мөдире Хәлимә Нуртдинова «Татарстанның халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исемнәргә лаек булды.
Шулай ук биредә тагы бер төркем тырыш агросәнәгать хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары бирелде.
Чарада кунаклар, күрше-тирә районнардан һәм Актанышның үзеннән килгән алдынгы карашлы хуҗалык җитәкчеләре, агроном, инженер, хисапчы, икътисадчы һәм фермерлар тәҗрибә участокларын, экспозицияләрне, стендларны карап чыкты, Татарстан һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышты.