Чүпрәледә «Автоледи-2022» бәйгесенең җиңүчеләр ачыкланды
Чүпрәледә "Автоледи-2022" бәйгесенең җиңүчеләр ачыкланды. Бәйге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча унъеллык чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча «Автоледи – 2022» бәйгесендә сигез гүзәл зат катнашты: Ләйлә Шәйхаттарова, Алина Солдатова, Гөлназ Җәббарова, Елена Ахмукова, Фәния Мавзютова, Рәсимә Вәлиева, Мария Кукушкина, Наталья Кукушкина. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Беренче этапта бәйгедә катнашучылар теория буенча имтихан тапшырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирде, ә аннан соң, икенче этапта, мәйданчыкта фигуралы йөрү күнекмәләрен күрсәтте.
Бәйгедә катнашучыларның барысы да лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң 1 урынны Ләйлә Шәйхаттарова яулады һәм «Автоледи-2022» титулына ия булды. 2 урынга Алина Солдатова лаек дип табылды (»Автоледи 2021» бәйгесе җиңүчесе) һәм 3 урын Гөлназ Җәббаровага бирелде. Һәркайсы кыйммәтле призлар, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде.
«Район этабында җиңүче Ләйлә Шәйхаттарова 2022 елның 4 августында Казан шәһәрендә узачак зона ярышларына әзерләнәчәк», - дип шәрехләде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция начальнигы, полиция подполковнигы Артем Абрамов бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Мондый конкурслар машина йөртү осталыгын, юлларда куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итә. Мин барлык катнашучыларны котлыйм. Сез барыгыз да булдырдыгыз»,- дип киләчәктә дә уңышлар теләде.