Казанда BMW автомобиле зур тизлектә баганага килеп бәрелгән, йөртүчесе – хастаханәдә
Кичә кич Казанның Әмирхан проспектында, Көрәш сарае каршында җитди юл һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, BMW автомобиленең 28 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә ут баганасына килеп бәрелгән.
Төрле тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар. Шунысын да искәртик: йөртүченең 78 түләнмәгән штрафы җыелган.