Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында кызлар өчен җәйге курслар төгәлләнде
2-15 июльдә «Жемчужина» хатын-кызлар мөселман оешмасы Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә кызлар өчен җәйге аң-белем тарату курслары оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсларның кураторы Гүзәл Портузенкова сүзләренчә, дәресләргә йөргән балалар үзләренең дөньяга карашын тагын да киңәйткән.
Үзара якыннанрак танышу өчен алар бер-берсенә хатлар язган. Шулай ук үз мөгаллимнәрен дә игътибарсыз калдырмаганнар.
Кызларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бирелгән. Алар акыл ягыннан гына түгел, физик яктан да үскән.
Вожатыйлар көн саен квест-уеннар, викториналар, бәйгеләр үткәргән. Курс дәвамында өйрәнелгән темалар буенча биремнәрдән торган хәзинә эзләгәннәр.
Курслар ахырында «Жемчужина» хатын-кызлар оешмасы ата-аналарга ышаныч күрсәткәннәре өчен – Рәхмәт хатлары, ә балаларга тырышып укыганнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырган.