Буа районында юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән
Бүген иртәнге сәгать биштә Буа районында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария шаһитлары «Татар-информ»га сөйләвенчә, «Лада» машина йөртүчесе «Renault» машинасына юл бирмәгән. Бәрелүдән ике машина да трассадан юл кырыена килеп төшә.
«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан хастаханәгә чит ил машинасын йөртүче хатын-кызны алып киттеләр», - диде шаһитлар.