Рөстәм Миңнеханов алимент түләмәүчеләр турында: Алар балалары алдында бурычлы булып кала
«Кызганыч, барлык ата-ана да үз баласы турында кайгыртмый», - диде Татарстан Президенты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алимент түләмәгән ир-атларның балалары алдында бурычлы булып калуларын әйтте.
«Сүз дә юк, без теге яки бу гаиләнең таркалу сәбәпләре турында фикер алышмыйбыз. Кагыйдә буларак, алиментларны ир-ат түләргә тиеш була. Ир-ат бала алдында бурычлы булып кала. Ул бурычын үтәргә тиеш», - диде ул Суд приставлары федераль хезмәте Бөтенроссия коллегиясендә журналистларга.
Татарстан Президенты ата-аналарның үз балалары өчен җаваплы булуларын әйтте. «Ләкин тормышта төрле хәл булырга мөмкин, кайбер гаиләләр таркала. Кызганыч, барлык ата-ана да үз баласы турында кайгыртмый. Дәүләтнең төп бурычы – гаиләне тулаем тәэмин итү. Моның өчен алиментлар һ.б. карарлар чыгарыла. Суд приставлары хезмәте җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм», - диде ул.
«Татарстан буенча гына да алты айда суд приставлары 291 миллион сум алимент бурычын түләттерүгә ирешкән. Бу тулы гаиләләр түгел, алар өчен йөз сум да бик кадерле була ала. Без гражданнарыбызны якларга тиеш. Шуңа күрә мин бу өлкәнең республика хакимияте органнарында контрольдә булуын теләр идем», - диде Рөстәм Миңнеханов.