Миңнеханов Суд приставлары федераль хезмәте башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Суд приставлары федераль хезмәте директоры – Россиянең баш суд приставы Дмитрий Аристов белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Әңгәмәдәшләр гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү эшендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Суд приставлары федераль хезмәте белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләрен кузгатты. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең сыйфатын арттыру һәм ведомствоара хезмәттәшлек системаларын үстерү кебек проблемалар да кузгатылды.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Аристов Казан Ратушасында оештырылган Суд приставлары федераль хезмәте коллегиясе утырышына килде. ТР Президенты приставларның тырышлыгы белән Татарстанда түләттерелгән алимент күләменең елдан-ел арта баруына игътибар юнәлтте.