Мөфтият «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректорын эштән җибәрү турындагы имеш-мимешне кире какты
Бу атнада интернетта Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның вазифасыннан читләштерелүе турында мәгълүмат чыкты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны ялган мәгълүмат дип атады.
Кичә имеш-мимеш таралганнан соң, янәсе, яраткан мөгаллимнәрен эшеннән җибәрүгә каршы чыккан мәдрәсә шәкертләре имзалаган хатлар җибәрә башладылар.
«Бүген, 2022 елның 27 июлендә, безнең проректор, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 23 ел эшләгән Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан азат итәргә телиләр һәм хәзерге вакытта инде аның урынына башка кандидатны карыйлар. Без, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең шәкертләре һәм Зөлфәт хәзрәтнең студентлары, үз укытучыбызны хөрмәт итәбез һәм моңа кискен каршы чыгабыз...» - диелә хатта.
«Таратыла торган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Зөлфәт хәзрәт – хөрмәтле мөгаллим һәм җитәкче, мәдрәсәдә Камил хәзрәт Сәмигуллинның уң кулы», - дип җавап бирделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгының әлеге вазгыятькә ачыклык кертүгә бәйле соравына.
Имеш-мимешләрне Зөлфәт хәзрәт үзе дә кире какты. «Хөрмәтле дин кардәшләрем. Соңгы вакытта мәдрәсәгә кагылышлы имеш-мимешләр йөри, тик алар дөреслеккә туры килми. Мин безнең мәдрәсәдә директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары булып калам. Моны мөфти дә раслады. Коткыга бирелмәгез», - дип белдерде ул.