Песков: Путин белән туры элемтә сентябрьнең икенче яртысыннан да иртә булмаячак
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә сентябрьнең икенче яртысыннан да иртә булмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Кремльнең рәсми вәкиле аныклаганча, Путинның графигы киеренке булу сәбәпле, чараны җәй көне үткәрә алмадылар, ә хәзер россиялеләрнең күбесе отпускта һәм эфирны күзәтә алмый.
«Сентябрь башы, сентябрьнең беренче яртысы — сәяси сезон да башлана, җәйге чордан соң гомумән эчке тормыш та җанлана. Ә аннары туры элемтә датасы билгеләнә һәм без бу хакта хәбәр итәбез», - диде Песков.