Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю эшләренең барышы һәм яңа объектлар белән танышты
![Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю эшләренең барышы һәм яңа объектлар белән танышты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/31/b05219aedf09f4ea7c61bd9818d5fee8.jpeg)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Ул муниципалитетта урып-җыю эшләренең барышы һәм яңа объектлар – ат-спорт манежы һәм ландшафт паркы белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Миңнеханов район механизаторлары, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аңа хәзерге вакытта районда игеннәр 2,7 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынуы хакында сөйләделәр. Уракта 105 комбайн эшли, аларның 44е башка территорияләрдән килгән.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, районда терлек санын арттыру һәм терлекчелек тармагындагы эшне көчәйтү зарур. «Терлек азыгы белән үзәкләштерелгән тәртиптә тәэмин итү буенча башка районнарның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», - дип искәртте ул.
Аның сүзләренчә, Нурлат районында үзара салым буенча актив эш алып барыла, халык әлеге программаны гамәлгә ашыруга карата зур кызыксыну белдерә.
Фото: © ТР Президентының матбугат хезмәте
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, үз чиратында, су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм кулы сузганы өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде. Аның мәгълүматлары буенча, торба үткәрүне 2023 елда тәмамлау күздә тотыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов районның яңа объектларында – авария хәлендәге ат абзары урынында төзелгән ат-спорт манежында һәм быелның июлендә файдалануга тапшырылган «Кондырча» ландшафт паркында булды. Соңгы объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты буенча федераль грант акчасына төзелгән.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.