Коткаручылар Казан янындагы утраудан көймәләре ватылып калган ял итүчеләрне алып чыккан
Кичә кич коткаручыларга Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсе каршындагы утрауларда ял итүчеләр компаниясенең, көймәләре ватылып калу сәбәпле, өйләренә кайта алмавы хакында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, 28 июльдә дүрт кешедән торган компания көймәдә утрауга ял итәргә киткән. Икенче көннең иртәсендә көймә ватылган һәм кире чыга алмаганнар. Аларның иң кечкенәсе – 17, ә иң олысы 38 яшьтә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, утрауга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән, алар ял итүчеләрне олы җиргә алып чыккан.