КФУ сак астында булган Илшат Гафуровны туган көне белән котлады
Казан федераль университетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында хәзерге вакытта сак астында булган Илшат Гафуровны туган көне белән котлау урнаштырдылар.
Университет котлавында Илшат Гафуровка ныклы сәламәтлек һәм иминлек телиләр.
Искәртеп үтик, былтыр декабрь ахырында Илшат Гафуровны кулга алдылар, ул Алабуга депутатын заказлы үтерүдә шикләнелә. 19 июльдә Мәскәүнең Басманный суды Гафуровны тагын өч айга СИЗОда калдырды.