Нурлатта «Кондырча» паркы ачылачак
Нурлатта «Кондырча» паркының икенче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Әлеге парк 2020 елда Кече шәһәрләр һәм тарихи авыллар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булган иде. Проектның төп идеясе паркны шәһәрнең ике өлеше – Югары һәм Түбән Нурлат арасындагы үзенчәлекле күпер итеп ясаудан гыйбарәт. Бу хакта «Татар-информ»га «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондында сөйләделәр.
«Кондырча» паркы бу төзелеш сезонында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән беренче төзекләндерү объекты булды. Территорияне яңартуда нинди эшләр башкарылуы һәм җәй азагына кадәр ниләр эшләнәчәге турында узган якшәмбедә аңа Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Аның сүзләренчә, хәзер «Кондырча» паркы иҗтимагый тормышның яңа үзәге булачак – бу монда яшәгән халыкның да, туристларның да ял итү, шулай ук табигать белән аралашу урыны.
Проект ике ел дәвамында тормышка ашырыла. Беренче елны төзекләндерүдән тыш, елга үзәне үзгәртелгән, шулай ук ярларның ландшафтына да төзәтмәләр кертелгән: алар тагын да сөзәгрәк, ә пляж иминрәк итеп эшләнгән.