Миңнеханов һәм Суфианов Татарстанда нейрохирургия үсеше турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Нейрохирургия федераль үзәге баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты. Ул Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашу өчен килде. Очрашу «Казан Экспо»да узды.
«Татарстанда нейрохирургия үсеше мәсьәләләре, Федераль нейрохирургия үзәге һәм республиканың медицина учреждениеләре арасында фәнни-гамәли хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар», - дип сөйләделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.
Альберт Суфианов - югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, Россиянең атказанган табибы. 2010 елдан Төмәндә Нейрохирургия федераль үзәгендә баш табиб булып эшли. Дөньяда иң абруйлы нейрохирург-практикларның берсе, 2015 елда Бөтендөнья нейрохирурглар академиясенең әгъзасы итеп сайланган. Шунысы игътибарга лаек, Суфианов Россиядән бердәнбер вәкил булып тора.