Алексеевск районы «Сөткә юл!» автойөрешенең беренче ноктасы булды
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сөт белән бәйле бизнес вәкилләре, тәҗрибә өйрәнү, бизнес-контактлар табу һәм сөт тармагындагы яңа үсеш юлларын билгеләү өчен ил төбәкләре буйлап автойөрешкә чыга. Быел чара Татарстанда уза һәм «Кызыл Шәрык» агрохолдингына нигез салучы Айрат Хәйруллин истәлегенә багышлана. Шуңа күрә 1 августта автоузышта катнашучылар «Левашево» терлекчелек комплексында булды.
4226 баш мөгезле эре терлек асрала торган әлеге заманча комплекс автоузышта катнашучылар килгән беренче тукталыш булды. Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, ә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Язынин районның инвестицион җәлеп итүчәнлеге һәм якындагы елларга үсеш планнары турында сөйләде. Бу турыда «Таң» газетасының сайтында хәбәр ителә.
Шуннан соң «Кызыл Шәрык» агрохолдингы генераль директоры Гадел Хәйруллин һәм «КШ АГРО» генераль директоры Ирина Вәлиева комплекс эшен күрсәтте һәм сөт җитештерү технологияләре турында сөйләде. Экскурсия барышында Адель Айратович әлеге комплексның бозаулату бүлеге иң заманча һәм холдингның башка терлекчелек комплекслары өчен типик «бозаулау урыны» булдыру өчен нигез булып торуын билгеләп үтте.
«Безнең оешма турыдантуры сөт заводлары белән эшли. Әмма миңа Татарстанда, аерым алганда, сезнең районда сөт җитештерүнең ничек оештырылуын карау кызык булды. Бигрәк тә биредә һәркайсының үз «өе» булган бозауларның ничек тотылуы гаҗәпләндерде», - дип уртаклашты автойөрештә катнашучы Мәскәүдән Лина Ранжелович.
Район мәдәният йортыннан, Биләрдән килгән халык үзешчәннәре, шулай ук «Дуслык» вокаль коллективы Алексеевскиның кунакчыллыгын күрсәтеп автоузышта катнашучыларны җырлар белән каршы алдылар һәм аларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Аннары машиналар колоннасы күрше Әлки районына юл тотты.