Мамадыш районында конфессияара үзәк булдыру буенча проект гамәлгә ашырылды
2 августтан 9 августка кадәр Мамадыш районында республикада беренче конфессияара үзәк эшләде. Районның «Нократ» газетасы шул турыда хәбәр итә.
Православие һәм ислам динендәге яшьләр өчен Соколка авылында сигез көнлек программа әзерләнгән. Катнашучылар экскурсияләрдә булган, төрле чараларда катнашкан.