Татарстан икътисад министры Кайбыч районы оешмаларында булды
Бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгы, Колаңгыда төзелә торган бетон заводы, «Кайбыч агропаркы» сәнәгать паркы, аның «СЛ-Молоко» җәмгыяте һәм «Август-Кайбыч» җәмгыятендә булды.
«Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге очрашуда министрлык вәкилләре, райондагы белгечләр дә катнашты.