Татарстанда атнаның беренче көнендә коры һәм эссе һава торышы саклана
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда коры һәм эссе һава торышы саклана.
Төнлә һава температурасы +7..+16 градус булса, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шул ук вакытта, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Казанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә +13..+15, көндез +27..+29 градус тәшкил итәчәк. Республикада да, башкалада да явым-төшем көтелми.