Зәй шәһәре прокуроры баш суд приставы белән халыкны кабул итәчәк
24 августта көндезге сәгать өчтән кичке алтыга кадәр Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов һәм суд приставлары бүлеге башлыгы Игорь Будрин алиментлар түләтү процедурасы өлешендә башкарма производство турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.
«Зәй офыклары» хәбәр иткәнчә, Кабул итү район суд приставлары бинасында (Зәй шәһәре, Ленин урамы, 13нче йорт) үтә.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8(85558) 7-11-29 (шәһәр прокуратурасы), 8(85558) 7-14-33, 7-14-49 (суд приставлары бүлеге).