«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак
«Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан быел да Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев барачак.
«Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк», дип хәбәр итә Мәдәни ресурслар үзәге.
Музыкаль флешмобта Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарыннан җыелган 1000нән артык гармунчы катнашачак.
Бәйрәм традиция буенча 30 августта - Республика көнендә үткәрелә.