Губерниев Алинә Заһитовага Путиннан интервью алырга ярдәм итәргә әзер икәнен әйткән
Спорт комментаторы Дмитрий Губерниев фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алырга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Бу хакта «РБ-Спорт» хәбәр итә.
«Заһитованың Путиннан интервью алу хыялы тизрәк тормышка ашсын өчен, аңа бу һөнәр белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Минем күрүемчә, әлегә бу эштә ул таптанып тора, үсеш юк», - диде Губерниев.
«Заһитова минем белән сөйләм теле буенча шөгыльләнсә, интервью ала алачак. Мин Алинәгә Путин белән интервьюга әзерләнергә ярдәм итәргә әзер. Миннән башка аңа авыр булачак», - диде ул.
Элегрәк Заһитова Россия Президенты Владимир Путин белән интервью эшләргә теләвен, әлегә бу идеясен чынга ашыру өчен тәҗрибәсе аз булуын әйткән иде.