Әгерҗе районының Иж-Бубый активистлары 40 чакрымга якын юлны җәяү үтте
Әгерҗенең Иж-Бубый авылы укучылары, студентлары, активистларының игелекле авылдашлары – «Бубилар мирасы» оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев җитәкчелегендә җәен тарихи урыннарга җәяүле сәфәргә чыгулары матур традициягә әйләнде
«Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителгәнчә, быелгы бишенче сәяхәткә бару урыны итеп Иж елгасы башланган урынны сайлаганнар. Унөч кешедән торган төркем 40 чакрымга якын юлны җәяү үтте.
Сәяхәтчеләр төркеменең беренче тукталышы Удмуртиянең Игра һәм Якшур-Бодья районнары чигендә урнашкан ИжЗабегалово авылы янында була. Әлеге авылдан ерак түгел зур һәм кече Иж елгалары кушылган урын бар. Анда туктап ял иткәннәр, су коенганнар. Пушкари авылы яныннан ерак түгел Иж елгасының зур буасы янында кунганнар.
Икенче көнне сәфәрнең төп максаты чынга ашырыла: сәяхәтчеләр Кече Ошворцы авылыннан ерак түгел Иж елгасы башланган урынга баралар.
«Елга башланган урында җир астыннан чишмә бәреп чыга. Бераз акканнан соң ул елгага әверелә. Әлеге чишмәгә җир асты сулары да кушыладыр, күрәсең. Ул урында «Биредә Иж елгасы башлана» дигән сүзләр язылган элмә такта урнаштырылган. Шунда ук суның химик составы турында белешмә дә бирелгән. Чишмәгә төшәр өчен баскычлар ясалган. Ял итәргә беседка куелган. Биредә туристлар еш була икән. Бу хакта алар калдырган язулар сөйли», – ди сәяхәтче Раиф Мөхәммәтҗан улы.
Сәяхәтчеләр дә беседкага кереп тамак ялгап алган, салкын чишмә суы эчкән. Бу тирәләрнең һәр карыш җирен өйрәнеп, фотога төшкәннән соң кайтыр юлга кузгалганнар.