Питрәч авылында Мишә елгасы яр буе төзекләндерелеп, парк төзеләчәк
Питрәч авылында Мишә елгасы яр буен реконструкцияләү нәтиҗәсендә, парк төзү һәм аңа якташ шагыйрьләре Мәүлә Колый исемен бирү планлаштырыла.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәл утырышында Питрәч башлыгы Илһам Кашапов хәбәр иткән иде.
«Инде күп еллар Питрәч районында яшәүчеләрне Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм барлык яшь төркемнәре өчен мәдәни ял итү урыннарын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Яр буе җирле халыкны җәлеп итү урынына әверелергә, район һәм тулаем Татарстан эчендә туристлык маршрутының бер өлешенә әверелергә тиеш», - диде Илһам Кашапов.
Питрәч башлыгы сүзләренчә, парк концепциясе төрле яшьтәге кешеләр өчен мөмкин кадәр төрле киңлекләр булдыруны күздә тота. «Паркка керү кече архитектура формасы белән ут һәм күләгә уены рәвешендә биреләчәк, ул авторның изге фикерләренә багышлана», - ди Илһам Кашапов.