Миңнеханов һәм Чуйченко Казанда юридик ярдәм күрсәтә торган «Юстиция кварталы»н ачты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко бүген Казанда «Юстиция кварталы»н ачты. Татарстанлылар өчен барлык хокукый хезмәтләр комплексы булган заманча шәһәр киңлеге Һади Такташ урамында урнашкан.
Әлегә бу – Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен тәкъдим итүче хезмәтләрне территориаль яктан берләштергән Россиядәге бердәнбер объект.
«Бу – Татарстан һәм Юстиция министрлыгының уртак сынау проекты. Ул башка төбәкләр өчен күпмедер дәрәҗәдә үрнәк булыр дип уйлыйм», - диде Миңнеханов тантанада.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләргә «Юстиция кварталы»нда кирәкле бөтен юридик ярдәмне алу мөмкинлеге бар. «Мондый урыннарга ниндидер проблемалары булган кешеләр килә. Күпләр кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белми. Кайчагында кеше проблемаларында баерга теләгән юристлар да очрый. Ә монда тиешле ярдәм алачагыңа ышаныч бар», - дип белдерде ул.
Республика Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге мәйданчык шулай ук үзенә күрә бер полигон да булачак, анда студентлар компетенцияләрен камилләштерә алачак. «Районнарда да юридик консультация бирә торган шундый үзәкләр булдырачакбыз», - дип ышандырды ул.
Миңнеханов мондый квартал булдыру идеясен тәкъдим иткәне өчен Россия Юстиция министрлыгына рәхмәт белдерде. «Әле бик күп яхшы әйберләр эшләргә мөмкин. Бездә тикшерү изоляторы шәһәр үзәгендә урнашкан. Министрлык ярдәмендә бу мәсьәлә хәл ителәчәк», - диде ул.
Чуйченко гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү яңа объектның төп юнәлеше булуын әйтте. Шунлыктан биредә бушлай юридик ярдәм үзәге дә эшләячәк.