Зәйдә яшь гаиләләргә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Зәй шәһәренең 4нче микрорайонында 24 фатирлы йортны төзү эшләре, пандемия сәбәпле, бераз озаккарак сузылды. Ә менә бүген – шәһәрнең 370 еллыыгн бәйрәм иткән истәлекле көндә, анда яшәячәк берничә гаилә фатир ачкычларын алды.
Аларга көтеп алынган ачкычларны район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды. Ул биредән фатир алган яшь гаиләләргә үз куышларында тату, сәламәт гомер итүләрен, балалар үстерүләрен теләде. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Өч катлы заманча йорт дәүләт торак фонды тарафыннан сафка бастырылды.
Бүгенге көндә тугыз гаилә яңа йорттан үзләренә фатирлар сайларга өлгерде. Аларның бишесе - күп балалы гаилә, дүрт фатирда ятим балалар яшәячәк. Тагын ике гаилә фатир өчен документларын рәсмиләштереп бетерү алдында. Шуларның берсе - район эчке эшләр бүлеге һәм республиканың җинаятьләрне ачу идарәсе районара бүлеге хезмәткәрләре булган Гарифуллиннар гаиләсе.
«Мондый истәлекле көндә гаиләбез тарихында күркәм бер дата барлыкка килде», - диде ирле-хатынлы җәмәгать тәртибе сагында торучылар.