Апасның үзәк ял паркында «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивалендә җиңүчеләр билгеле булды
![Апасның үзәк ял паркында «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивалендә җиңүчеләр билгеле булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/8/30/a98ec28297b52096a17181214dadfab2.jpg)
Апасның үзәк ял паркында «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивале узды. Фестивальнең зона турлары Түбән Барыш һәм Урта Балтай чишмә буйларында узган иде. Иң оста гармунчылар парк мәйданында тагын бер кат чыгыш ясады. Бәйрәмгә шулай ук Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан да кунаклар килде.
«Гармун моңы – йөрәк җыры» фестиваленең Гран-при иясе булып Әҗем авылыннан Әнвәр Сәгытдинов танылды. Ирләр арасында Күкшем авылыннан Рамил Бикмучев беренче, Иске Йомралы авылыннан Рәшит Гыйниятуллин икенче, Шыгай авылыннан Фәрит Сафин өченче урыннарны яулады. Бу турыда «Йолдыз» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Хатын-кызлар арасында беренче урында Кече Болгаердан Люзия Хәмидуллина, икенче урында Болынбалыкчы авылыннан Дамирә Сабирова, өченче урында Татар Черкене авылыннан Наилә Хәлиуллина.
Фестивальдә барлыгы йөзгә якын гармунчы катнашты.