Рөстәм Миңнеханов «TatOilExpo-2022» күргәзмәсендә «Транснефть» стендын карады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «TatOilExpo-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә «Транснефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең стендын карады. Күргәзмә Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысаларында оештырылган. Чараларда шулай ук Нефть-газ сәнәгатьчеләре берләшмәсе Президенты Геннадий Шмаль, «Газпром» гавәми акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм чит ил кунаклары катнашты.
Компания стендында «Транснефть» системасы предприятиеләрендә эшләнгән һәм җитештерелгән нефть һәм нефть продуктларының сыйфат күрсәткечләрен үлчәү блогының, май белән эшләү җайланмасының, комбинацияле магнит һәм ультратавышлы дефектоскопның заманча үрнәкләре күрсәтелде. Боларның барысы да «Транснефть» системасында ясалган һәм җитештерелгән.