Минтимер Шәймиев Михаил Горбачёв кызының кайгысын уртаклашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачёвның кызы Ирина Вирганскаяга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хөрмәтле Ирина Михайловна!
Әтиегез Михаил Сергеевич Горбачёв – күренекле сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзының беренче Президенты, җәмгыятебезне тамырдан үзгәртеп кору процессын башлап җибәргән шәхес вафат булуга бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашам.
Бу югалту кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз, сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә Сезгә көч һәм түземлелек», – диелә телеграммада.
КПСС Үзәк комитетының соңгы генераль секретаре һәм СССРның беренче президенты Михаил Горбачёв узган төндә 91 яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Горбачёвны аның васыяте буенча Новодевичье зиратында хатыны Раиса Горбачёва янәшәсендә җирләячәкләр.