Россия Саклану министрлыгы «Патриот» паркында мәчет төзү шартын игълан итте
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Мәскәү өлкәсенең Одинцово районындагы «Патриот» паркында мөселман хәрбиләре өчен мәчет торгызу турындагы сорауга биргән җавабы РФ мөселманнары Диния нәзарәте аппаратына килгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Шәех Равил Гайнетдин быелның 19 июлендә РФ Президенты Владимир Путин һәм саклану министры Сергей Шойгу адресына юллаган хатта РФ Кораллы көчләренең «Патриот» мәдәният һәм ял паркында 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төзелгән Рус православие чиркәвенең Патриархаль соборы белән бер үк дәрәҗәдә мәчет төзергә чакырды һәм «Бөек Җиңүнең Россиядә яшәүче барлык халыклар һәм дини җәмгыятьләр, шул исәптән ислам вәкилләре өчен уртак һәм бүленмәс булуын» искәртте.
Равил Гайнетдиннең чакыруында «Патриот» паркында Ватанга тугры булырга хәрби ант бирү тантанасын үткәрү факты билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, үз Аллаһ йортлары фонында ант бирү төрле дин тотучы хәрбиләр өчен югары дәрәҗә булачак.
«РФ Саклану министрлыгы яклавы астында барлык мөселманнар өчен уртак мәчет төзү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне караганда, Россия мөселман өммәтенең башка Диния нәзарәтләренең дә фикерен исәпкә алу максатка ярашлы булачак», - диелә саклану министры урынбасары Виктор Горемыкин имзалаган документта.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте Федерация Советы Федераль Җыены каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышында «Патриот» паркы территориясендә мәчет төзү инициативасы белән чыккан иде. Россия парламентының ике палатасы депутатлары, башка диннәрнең рухи лидерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре әлеге тәкъдимне хуплады.