Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча район конкурсына йомгак ясалды
Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча район конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашу өчен 28 гариза тапшырылган. Нәтиҗәләр буенча 3 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Бу турыда «Туган як» газетасында хәбәр ителә.
«Иң яхшы предприятие» номинациясендә 1 урында – Городище урта мәктәбе, 2 урында - Кече Чынлы мәктәбе, 3 урында – Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе.«Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Марс авыл җирлеге, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге, Яңа Әлмәле авыл җирлеге призлы урыннар алды.
«Үрнәк йорт» номинациясендә 1 урында – Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Владимир Еливанов хуҗалыгы, 2 урында – Иске Чәке авылыннан Надежда Любимова хуҗалыгы, 3 урында –Кече Чынлы авылыннан Илдус Вәлиуллов хуҗалыгы.
Җиңүчеләргә 1 урынга мотоблок, 2 урынга триммер һәм 3 урынга бензопила бүләк ителде.