Камилә Вәлиева «Спартак»ның Татарстанга багышланган матчында катнашачак
КХЛ яңа сезонында Мәскәүнең «Спартак» командасының беренче матчында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева катнашачак.
Фигуралы шуу остасы Хабаровскиның «Амур» командасына каршы уенда алканы символик рәвештә атачак. Матч бүген Мәскәүдә, 19:30 сәгатьтә башлана.
«Әлеге искиткеч кунакны сайлау очраклы түгел. Исегезгә төшерәбез, «Спартак» хоккей клубы 2022-2023 сезонын зур Ватаныбызның барлык төбәкләренә дә багышлый, чөнки безнең җанатарлар һәркайда бар! Сезонның беренче матчында да безнең игътибарыбыз Камилә Вәлиева туып-үскән Татарстанга һәм Казан шәһәренә биреләчәк», – дип хәбәр итә «Спартак» ХК матбугат хезмәте.
Матчта тамашачыларны артистлар белән шоу-программа, призлы викторина һәм Татарстан иҗаты белән танышу көтә.
Искәртеп үтик, Камилә Вәлиева Казанда туган һәм шунда фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган.