Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының промо-ролигына репост ясаган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында «Ак барс» хоккей клубының сезон алды ролигына репост ясаган.
Бүген «барслар» социаль челтәрләрдә шаян ролик урнаштырды. Роликта Александр Радуловны «Татар шайтаны», Станислав Галиевны снайпер, Вадим Шипачеваны профессор, ә Данис Зарипов җитәкчелегендә клуб ветераннарын «җирле авторитет» дип таныштыра.
Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» клубы белән сезон алдыннан традицион очрашуы уздырган иде.
Иртәгә «Ак Барс» Мәскәүдә КХЛның даими чемпионатының беренче матчын уздыра. Олег Знарк командасы «Динамо» белән уйнаячак. Очрашу 13: 00 сәгатьтә башлана.