Уфада Флорид Бүләков пьесасы буенча төшерелгән фильм премьерасы була
8 сентябрьдә, 18:00 сәгатьтә Уфаның «Родина» кинотеатрында «Әбиләр чуагы» дип аталган тулы метражлы нәфис фильм премьерасы була.
Фильм күренекле драматург, Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләковның иң танылган пьесасы буенча төшерелгән. Фильм рус субтитрлары белән башкорт телендә бара. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Фильмда профессиональ артистлар, театр сәнгате ветераннары – Башкортстанның халык артистлары Рим Әминов, Гөлшат Зыязетдинова, Венера Хәсәнова; Башкортстанның атказанган артисты Гөлнур Янбердина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Әминова һәм башкалар төшкән. Фильм өчен музыканы Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин язган. Ике сәгатьлек фильмның режиссеры – Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Равил Хәкимов.