Татарстанда узган тәүлектә 439 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә республикада 439 кеше коронавирус йоктырган, 87 кеше хастаханәгә салынган, диелә стопкоронавирус.рф порталы хәбәрендә.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясенең 158 687 очрагы ачыкланган. 151 081 пациент дәваланган, шул исәптән узган тәүлектә 84 кеше терелгән. Шушы вакыт дәвамында вирустан 2001 кеше үлгән.