Казанда коронавирустан һәм грипптан прививканы төнлә дә ясатып була
Казанда гриппка һәм Covid-19 чиренә каршы прививканы хәзер төнлә дә ясатырга мөмкин булачак. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе «Татар-информ»га шул турыда белдерде.
Вакцинация көн саен 20.00 сәгатьтән 7.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең 7 нче хастаханәсендә үткәрелә.
- Адресы: Казан, Чуйков урамы, 54 нче йорт, 3 нче терминал.